Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Министерство природопользования и экологии Республики Башкортостан

Балтачлылар ”Чиста Танып+” акциясенә кушылды

18 Сентября 2020
17
0

Бүген, 17 сентябрь көнне, „Чиста Танып+” акциясе чикләрендә, Иске Балтачта зур өмә узды.

Балтач җирлегендә „Чиста Танып” акциясе быел үз тарихында өченче тапкыр үтә. Танып үзәнендә урнашкан төбәкләр халкы ел саен бу акциягә бердәм кушыла иде. Танып елгасының гомум озынлыгы 345 километр. Пермь краенда башлангыч алган Йөгерек Танып сулары Башкортстанның Татарстан республикасы белән чикләшкән төбегенә җиткәндә Агыйделгә коя. Ә „Чиста Танып” акциясенә катнашучылар халыкның тирә-як мохиткә сакчыл карашата булырга чакыра.

Балтачлылар “Чиста Танып+” акциясе эстафетасын 16 сентябрь көнне аскынлылардан кабул ите. Танып елгасы буйларын ял итү өчен үзебезнгең төбәкнең иң матур урыны итеп санаган балтачлылар акциягә бердәм кушылып, экологик өмәгә чыкты.

Быелдан акциясенең исекме дә үзгәрде. Хәзер ул “Чиста Танып+” дип атала. Ягъни экологик өмәләр барышында Йөгерек Танып елгасы ерлары буе гына тугел, җирлек территория ендәге башка сулыклар буйлары да тәртипкә китерелә.

Башка елларда “Чиста Танып” акциясе җәй айларында оештырыла иде. Быел коронавирус пандемииясе белән бәйле экологик чара кичектерелде. Өмәгә, санитария таләпләрне үтәп, иллегә якын кеше чыкты. Һәр оешма, предприятиегә сулыклар буйларын тәртипкә китерү өчен территорияләр билгеләнгән.

Өмә башланыр алдыннан акциядә катнашучылар Иске Яхшый авылы янындагы гидроузелда тантаналы линейкага җыелдылар. Тирәя-як мохимтне саклау Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафин акциядә катнашучыларга экологик чараның максатларын аңлатты. “Чиста Танып+” акциясендә катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде:

-Балтач районы җирлеге –үзебезнең җирләребез. Чисталык үзебез өчен. Сулыкларыбыз тирәләре дә чиста булырга, -- диде ул, экологик өмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Район Хакимияте аппараты, мәдәният бүлеге, Башкорт төньяк конбатыш авыл хуҗалыгы колледжы, район үзәгенең беренче һәм икенче санлы урта мәктәпләре, реабилитация үзәге филиалы һәм башка предпритятиеләр хезм әткәрләре тырышлыгы белән сулыклар тирәсеннән дистәләрчә кубометр төрле калдыклар җыеп алынып утильләштерелде. Нөркә, Сәйтәк авыл җирлекләрендә дә “Чиста Танып+” акциясенә кушылдылар.

Сайт издания "Балтач таннары"